news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт энергетика университетында Атом проектлары департаменты оештырылды

Казан дәүләт энергетика университетында Атом проектлары департаменты оештырылды
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Казан дәүләт энергетика университетында атом проектлары департаменты булдырылды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары уку йортының яңа бүлекчәсе «Росатом» дәүләт корпорациясе, аның дивизионнары компанияләре һәм предприятиеләре өчен кадрлар әзерләячәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Департамент бурычлары арасында Казан дәүләт энергетика университеты студентларының һәм укытучыларының атом юнәлешләре буенча һәм атом тармагында гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашуын оештыру, Росатом, аның дивизионнары һәм структур бүлекчәләре, атом тармагының башка оешмалары һәм предприятиеләре гамәлгә ашыра торган проектларга ярдәм итүне атап үтәргә мөмкин.

Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Яңа структура шулай ук Казан дәүләт энергетика университетының белем бирү һәм фәнни эшчәнлегенә югары уку йорты һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең уртак проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен кертү исәбенә атом тармагы өчен белгечләр әзерләүнең фәнни-педагогик һәм фәнни-методик сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш.

Бурычлар арасында Казан дәүләт энергетика университетының матди-техник, укыту, фәнни-белем бирү һәм фәнни-тикшеренү базасын үстерү дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot