Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана
Казан Халыкара аэропортында эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана. Һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматларында шулай диелә.
Истанбулга – ике, Мәскәүгә бер рейс тоткарлана. Шулай ук Шарм-Эш-Шейхка билгеләнгән рейс та соңга калып китәчәк.
Истанбул, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сочи һәм Шарм-Эш-Шейхтан Казанга килергә тиешле самолетлар да тоткарлана.
Дубайдан 02.30 сәгатьтә килеп җитәргә тиешле рейс 11.20 сәгатьтә Казанда булыр дип көтелә. Дубайдан тагын бер рейс кичектерелде.
Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, аэропортларда мобиль кабул итү бүлмәләре оештырылган, анда закон бозулар белән очрашкан һәркем мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, пассажирлар +7 (910) 796-59-45 номеры буенча кизү торучы прокурор белән элемтәгә керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз