news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V Казан яшьләр саммитына 40 илдән 300 делегат җыелачак

V Казан яшьләр саммитына 40 илдән 300 делегат җыелачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 26 августтан 30 августка кадәр V Казан глобаль яшьләр саммиты узачак, анда 40 илдән 300 делегат килә. Саммит «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар» дигән темага узачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге матбугат хезмәтендә.

Чара яшьләр, мәдәният, хезмәт, цифрлаштыру һәм медиа, мәгариф һәм фән буенча экспертлар һәм ведомстволарның профильле җитәкчеләрен берләштерәчәк.

Саммит программасында мәгариф өлкәсендә карьера һәм партнерлык формалары турында сессия, халыкара һәм федераль экспертлар белән ачык диалоглар һәм ток-шоулар, төрле илләрдә тәрбия модельләре, креатив икътисад, ясалма фәһем һәм башка мәсьәләләр турында дискуссияләр, белем бирү проектларының краш-тестлары каралган.

Саммит сессияләренең бер өлеше алдан теркәлү буенча барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак. Очрашу урыны – яңа ачылган Уникаль осталык үзәге. Программага шулай ук Заманча милли мәдәният фестивале һәм фән фестивале дә кергән. Аларның икесе дә Казанның ачык мәйданчыкларында оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot