Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
V Казан яшьләр саммиты киләчәк компетенцияләре турында дискуссия белән башлана
«Киләчәк күнекмәләре һәм белемнәре: 10 елдан соң нәрсә бәяләнәчәк?» дискуссиясе 17 августта 19:00 сәгатьтә V Казан Глобаль яшьләр саммитын ачып җибәргән вакыйга булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Анда спикерлар якындагы ун елда хезмәт базары ничек үзгәрәчәге, киләчәк белгечләре өчен нинди күнекмәләр төп урынны алачагы, яңадан нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәге һәм ясалма фәһем чорында нәрсә өстенлекле булып калачагы турында фикер алышачак.
Ачык дискуссия 17 августта 19:00 сәгатьтә Уникаль осталык үзәгендә (211 аудитория) узачак. Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.
Әлеге хәрәкәтне булдыру турындагы указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз