news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сиреналар яңгырады: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системасын тикшерә

Татарстан Республикасы территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасын тикшерәләр.

Шул ук вакытта, республика башкаласының берничә районында яшәүчеләр сиреналарны ишетмәүләрен әйтте. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә аңлатуларынча, республика хәбәр итү системасы узган гасырның 80нче елларында ук булдырылган. Узган дистә еллар эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде.

Проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары урнаштырылган барлык урыннар белгечләргә билгеле. Нәкъ менә алар җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot