Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» халыкара форумы тәмамланды
Уникаль осталык үзәгендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» халыкара форумының йомгаклау пленар утырышы узды.
«Барыгыз белән дә горурланабыз. Кайда гына булсагыз да, һәрберегез белән элемтәдә торырга тырышабыз. Дөньялар буталчык – глобальләшү бара, һәркем үз планнарын кора. Әмма сезнең кебекләргә таянып, без халкыбызны, динебезне һәм тарихыбызны саклап калачакбыз. Рәхмәт!» – дип рәхмәт белдерде Миңнеханов форумда катнашучы эшкуарларга.
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» халыкара форумы өч көн дәвам итте. Анда Россиянең 55 төбәгеннән һәм 9 илдән 400 делегат катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз