Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда соңгы тәүлектә исерек хәлдә рульгә утырган җиде машина йөртүче тоткарланган
Үткән тәүлектә Казанда дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше зыян күргән. Кешеләр зыян күргән аварияләр шәһәрнең Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында теркәлгән. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалы Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итә.
Идел буе районында машина йөртүче җәяүлене бәрдергән. Вахитов районында ике юл-транспорты теркәлгән: автобус салонында пассажир егылган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене машина бәрдергән. Совет районында каршы як полосага чыгу белән бәйле авария булган.
Бер тәүлек эчендә Дәүләт автоинспекциясенә юл-транспорт һәлакәтләре турында барлыгы 107 хәбәр килгән. Аварияләрне рәсмиләштерү үзәкләрендә 53 юл һәлакәтен теркәгәннәр, матди зыян килү белән бәйле тагын 30 аварияне инспекторлар урында рәсмиләштергән.
Шул ук чорда полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге җиде шоферны һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган ун кешене тоткарлаган. Моннан тыш биш гражданинны, җинаять кылуда шикләнеп, территориаль полиция бүлекләренә китергәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз