Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда түләнмәгән штрафлары йөздән артып киткән машина йөртүченең машинасын алганнар
БМВ автомобиле белән идарә иткән ир-атның документларын тикшергәннән соң, аның исемендә штрафларны билгеләнгән вакытта түләмәү маддәсе буенча 117 административ материал булуы ачыкланган. Бу хакта Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ир-атка карата машинаның алгы өлешендә тиешле таләпләргә туры килми торган яктылык приборлары урнаштырылган автомобиль белән идарә итү турында административ беркетмә төзелгән. Урынга суд приставларын чакыртканнар. Автомобиль конфискацияләнгән һәм штрафстоянкага урнаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз