Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балигъ булмаган балалар өчен электр самокатлары прокатын чикләргә телиләр
Бүгенге көннән Казан урамнарында электр самокатын арендага алу өчен цифрлы ID кулланырга мөмкин. Ел ахырына кадәр аларны балигъ булганнар гына ала алырлык итеп эшләргә ниятлиләр. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин журналистларга шулай дип белдерде.
«Без электр самокатларыннан балигъ булганнар гына файдалана ала торган система булдырырга телибез. Бу юлларда иминлекне тәэмин итү өчен кирәк. Хәзер цифрлы ID ны сынап карыйбыз, ел ахырына кадәр бу эшне тәмамларбыз дип уйлыйм», - дип аңлатты ул.
Аның сүзләренчә, мондый чикләү электр самокатлары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметәчәк һәм юлларда гына түгел, тротуарларда да вазгыятьне иминрәк итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз