news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Казанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан - 2026 елның беренче өч аенда 23 авария теркәлгән, аларда 24 үсмер зыян күргән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк. Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәргән юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясе утырышында шул хакта сөйләде.

Шуңа да карамастан, балаларның саксызлыгы аркасында бер генә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Калган 22 очракта өлкәннәр гаепле. Михаил Савин шулай ук җәен үсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны артуын билгеләп үтте.

Балалар катнашындагы аварияләрне кисәтү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә торган уеннар һәм квестлар тәкъдим ителә. Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, бу уен формасында үзеңне юлда имин тотуның база күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк. Җәйге каникуллар алдыннан профилактика эше көчәйтеләчәк, ә мәктәпләрдә тематик чаралар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot