news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен тапшырдылар

Бүген югары белем бирү программалары буенча укучы студентларга һәм аспирантларга Россия Президенты һәм РФ Хөкүмәте стипендияләре тапшырылды. Тантаналы чара Казан федераль университетында узды.

«Студентларны шундый искиткеч вакыйга белән котлыйсым килә. Исемле дәүләт стипендияләрен алу – зур уңыш, казаныш һәм хөрмәт ул. Сыйфатлы белемнән башка дәүләтебез нәтиҗәле үсеш кичерә алмый», - дип белдерде Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, чарага җыелучыларны сәламләп.

Үз чиратында, РФ Фән һәм югары белем министрлыгының стипендияләр белән тәэмин итү юнәлеше җитәкчесе урынбасары Антон Ханджян исемле стипендияләрнең арттырылуын әйтте һәм «Россиянең төп стипендиясенең гомуми дәрәҗәсен күтәрү дә логик адым булды» дип билгеләп үтте.

«Идел буе федераль округы стипендиатлар саны буенча Россиядә икенче урынга чыкты. Алар 900гә якын кеше», - дип өстәде Ханджян.

Ул билгеләп үткәнчә, арттырганнан соң, Россия Президенты стипендиясе - 30 мең, ә Хөкүмәт стипендиясе 20 мең сум тәшкил итә. Бу студентларга финанс ягы турында кайгырмаска һәм күбрәк вакытны укуга багышларга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot