news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Максим Горький урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә

Казанның Максим Горький урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда җылылык челтәрләре участогында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, Максим Горький урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

11-15 сентябрьдә 3нче йорт янында юлның машиналар йөри торган өлешендә хәрәкәт вакытлыча чикләнә. Җәяүлеләр өчен участок тулысынча ябык булачак.

Моннан тыш, 11 сентябрьдә 23:00 сәгатьтән 12 сентябрьдә 05:00 сәгатькә кадәр Максим Горький урамында 3нче һәм 6нчы йортлар янында транспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot