Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале узачак
Августның беренче ял көннәрендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр «Тарихи фест» фестивале узачак. ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Фестивальне Татарстан Милли музее «Миллиард.Татар» интернет-басмасы һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештыра. Ул «Тарихи блогер» халыкара конкурсы да кергән зур тарихи-агарту проектының бер өлеше булачак.
«Тарихи блогер» – фестивальгә игътибарны җәлеп итү һәм, иң мөһиме, кызыклы, популяр контент булдыру, Татарстан, татар халкы һәм илебез тарихын актуальләштерү өчен менә дигән мөмкинлек», – диде Фәйзрахманов.
Фестивальдә Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихына аерым игътибар биреләчәк. Музей җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә нәкъ менә шушы чорларны заманча форматларда популярлаштыру җитми.
«XIX-XX гасырлар буенча мәгълүмат күп булса да, борынгы тарихыбыз буенча кыска видеороликлар рәвешендәге популяр мәгълүмат җитми. Шуңа күрә фестиваль үзе дә шушы тематиканы колачлаячак», - дип искәртте ул.
Фестивальгә килүчеләр өчен лекцияләр, экскурсияләр, тарихи реконструкцияләр, халык һөнәрчелеге ярминкәсе һәм музыкаль программа әзерләнәчәк. Ярминкәдә күн, мех һәм башка традицион материаллар белән эшләүче осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, хәзер Мәскәүдән танылган тарихи блогерны чакыру турында сөйләшүләр алып барыла. Оештыручылар аның исемен соңрак игълан итәргә вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз