Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче тапкыр «Комплекслы иминлек» халыкара салоны ачылды
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Комплекслы иминлек» XVI Халыкара иминлекне тәэмин итү чаралары салоны ачылды. Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күргәзмә проекты беренче тапкыр Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә түгел, ә Казанда уза.
Тамашачыларга тормышның төрле өлкәләрендә иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышларны күрсәтәчәкләр. Чараны үткәрү өчен заманча уку-күнекмәләр полигоны төзелгән. Киләчәктә ул Россия һәм чит ил белгечләрен әзерләү өчен кулланылачак.
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
Салонда берничә илнең предприятие-оешмалары һәм башка структуралары катнаша. 3-5 сентябрьдә 25тән артык чара үткәреләчәк. Салонның эшлекле программасы әйдәп баручы экспертлар катнашында 20дән артык конференция, түгәрәк өстәл һәм стратегик сессиядән гыйбарәт.
Үз чиратында, тамашачылар 80нән артык экспонаттан (алар арасында янгын сүндерү поезды, вертолетлар, пилотсыз очу аппаратлары һәм робототехника комплекслары бар) техника күргәзмәсе белән таныша ала. Программада шулай ук «Янгын олимпы» ярышлары һәм янгын сагы оешуның 380 еллыгына багышланган янгын сүндерү эстафетасы да бар.
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз