news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил автомобиленең йөртүчесе юл аша чыгып барган ике җәяүлене таптаткан

Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казанның Серов урамында Volkswagen Polo автомобиленең йөртүчесе, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлеләр кичүендә 37 яшьлек хатын‑кызны һәм аның баласын бәрдергән.

Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җиде тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Ул элегрәк барлык штрафларын да түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot