news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йөк машинасының йөртүчесе рульдә йоклап киткән һәм баганага килеп бәрелгән

Казанда йөк машинасының йөртүчесе рульдә йоклап киткән һәм ут баганасына килеп бәрелгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Түбән Новгородтан килүе 54 яшьлек ир-атның Казандагы супермаркетларның берсенә йөк илтеше барган. Кызыл Кокшай урамы буенча барганда, ул рульдә йоклап киткән һәм юлдан чыгып, ут баганасына килеп бәрелгән. Машинаның кузовы аерылган һәм юлны ябып куйган.

Йөртүче үзе зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot