Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда рейд вакытында 50 электр самокатын штрафстоянкага озатканнар
Казанда оештырылган рейд вакытында 50 электр самокатын штрафстоянкага озатканнар.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, рейд Казан Башкарма комитеты белән берлектә үткәрелгән. Хәрәкәт һәм парковка кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирелгән. Барлыгы 32 – «Whoosh» һәм 18 «Urent» электр самокатын штрафстоянкага озатканнар. Шулай ук «Яшел шәһәр» прокат сервисының 12 велосипеды эвакуацияләнгән.
Транспортка хезмәт күрсәтүче компанияләргә карата беркетмәләр төзелгән. Аларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз