Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда үткәрелгән рейд вакытында 160 электр самокатын штрафстоянкага озатканнар
Казанда уздырылган профилактик рейд барышында 160 самокатны штрафстоянкага озатканнар. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, ел башыннан бирле Казанда самокатлар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше зыян күргән.
Рейд Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә узды. Штрафстоянкага 139 Whoosh самокаты, 38 Urent компаниясе самокаты һәм «Яшел шәһәр» сервисының 3 велосипеды озатылган. Кагыйдә бозучыларга карата административ эшләр кузгатылган.
Дәүләт автоинспекциясендә шәһәр халкын транспортның барлык төрләрендә, бигрәк тә ике тәгәрмәчле транспортта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз