Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда махсус операциядә катнашучының тол хатыны кредит килешүен гамәлдән чыгарган
Казанда махсус операциядә һәлак булган хәрбинең тол хатыны суд аша 7 миллион сумлык кредит килешүен гамәлдән чыгаруга ирешкән. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Күзәтү ведомствосы мәгълүматлары буенча, ире үлгәннән соң хатын-кыз банкка кредит килешүен туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән, ләкин аны кире борганнар. Прокуратура, тол хатынны яклап, Казанның Идел буе район судына килешү буенча йөкләмәләрне гамәлдән чыгару турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Суд таләпләрне канәгатьләндермәгән. Шуннан соң прокуратура суд карары белән риза булмыйча шикаять биргән, һәм апелляция инстанциясе суды Идел буе район суды карарын гамәлдән чыгарган, шул рәвешле кредит килешүе буенча йөкләмәләрне туктаткан. Хатын-кызның хокуклары торгызылган, диелә күзәтү ведомствосы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз