news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 9 Май алдыннан «Җиңү трамвае» йөриячәк

Казанда 9 Май алдыннан «Җиңү трамвае» йөриячәк
Фото: Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов презентациясе

Казанда 7 һәм 8 майда «Җиңү трамвае» йөриячәк. Бу көннәрдә Җиңү проспекты буенча йөрүче 5нче маршрут вагоны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әверелә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Пассажирларны «Сәйдәш» мәдәни үзәге артистлары әзерләгән тематик программа көтә. Алар 40нчы еллар атмосферасында проводниклар ролендә чыгыш ясый. Оештыручылар уйлавынча, бу транспорт рейсы гына түгел, ә тарихка сәяхәт тә булачак.

Трамвай салонында сугыш еллары композицияләре яңгыраячак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар таныш көйләрне тыңлап кына калмыйча, җырларны һәм бию номерларын бергәләп башкаруда да катнаша ала.

Абзалов шулай ук 22 апрельдә шәһәрдә «Георгий тасмасы» һәм «Кызыл канәфер» акцияләре башлануы турында сөйләде. Яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары урамнарда һәм паркларда, шул исәптән Җиңү паркында шәһәр халкына һәм кунакларга хәтер символларын таратачак.

Моннан тыш, атна саен «Җиңү адымнары» аудиогиды да эшли – аудиоэкскурсия мемориаль территориянең барлык истәлекле урыннары буйлап узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot