news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мамадыш трактында дүрт машина катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән

Казанның Мамадыш трактында дүрт автомобиль бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

Элегрәк социаль челтәрләрдә бу юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткәннәр иде. Видеодан күренгәнчә, бер машинаның багажнигы бик нык яньчелгән. Урында берьюлы өч табиблар бригадасы эшләгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария Мамадыш трактындагы 55нче йорт каршында булган. Кроссоверның йөртүчесе алда торган автобуска, шулай ук Kia һәм Volkswagen автомобильләренә килеп бәрелгән.

Volkswagen автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot