news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанда Россия һәм Кытай Техник университетлары форумы узачак

Быел Казанда Россия һәм Кытай Техник университетлары форумы узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Казанда Россия һәм Кытай Техник университетлары форумы үтәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетын булдыру турында указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Чараны әзерләү һәм үткәрү өчен Республика оештыру комитеты төзелде. Аның рәисе итеп – Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, урынбасарлары итеп ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина оештыру комитеты секретары булды.

Комитет составына профильле министрлыклар җитәкчеләре, республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, шулай ук федераль ведомстволар һәм көч структуралары вәкилләре керде.

Оештыру комитетының төп бурычлары - форумның эшлекле программасын әзерләү, чаралар планын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту һәм хакимият органнары, оешмалар, берләшмәләрнең үзара бәйләнешен координацияләү.

news_right_1
news_right_2
news_bot