Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Фатих Әмирханга һәм Фәхри Маннаповка истәлек такталары куелачак
Казанда күренекле татар язучысы Фатих Әмирханга һәм татар музыка мәдәниятенә нигез салучыларның берсе, актер һәм җырчы Фәхри Маннаповка истәлек такталары урнаштырырга ниятлиләр. ТР Министрлар Кабинеты карарларының шул хактагы проектлары коррупциягә каршы экспертиза уза.
Фатих Әмирханга мемориаль такта Жуковский урамы, 12нче йорт адресы буенча куелачак. Текстта мондый юллар бар: «Биредә күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан яшәде».
Фәхри Маннаповка истәлек тактасы Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнаштырылачак. Текстта болай диелгән: «Бу бинада 1929-1951 елларда татар музыка мәдәниятенә нигез салучыларның берсе, актер, җырчы Фәхри Садретдин улы Маннапов эшләде».
Ике проект та әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз