Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тел галиме Диләрә Тумашевага истәлек тактасы урнаштырылачак
Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашевага истәлек тактасы урнаштырылачак. Шул хактагы карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты имзалаган.
Такта Кремль урамы, 2А/4нче йорт адресы буенча урнашкан бина фасадында барлыкка киләчәк.
Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә 1972-2006 елларда әлеге йортта күренекле тел галиме, тюрколог, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены иясе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева яшәгәнлеге язылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз