news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа гастрономик рекорд куйдылар

Казанда яңа гастрономик рекорд куелды – чәкчәктән Татарстанның иң зур байрагын ясадылар. Авырлыгы – 300 килограмм, зурлыгы 2 метрга 3 метр булган татлы ризык «Туган авылым» комплексында тәкъдим ителде.

«Без ел саен, комплексның туган көне уңаеннан милли камыр ризыклары әзерләп, рекордлар куябыз. Алда - шәһәр һәм республика көннәре, шуңа күрә Татарстан байрагын чәкчәктән ясарга булдык. Барлык кунаклар аннан авыз итәчәк. Аны әбиләр бөтен күңел җылысын биреп әзерләде. Бик тәмле булыр дип ышанам», – диде чара башланыр алдыннан комплекска нигез салучы Радик Абдрахманов.

Кичә рекорд кую белән генә чикләнмәде. Рекордны рәсми теркәү тантанасы алдыннан кунаклар милли көйләргә кушылып җырлады һәм биеде.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе ачыклаганча, бәйрәмгә илнең төрле төбәкләреннән кунаклар килгән. Алар арасында Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе вәкилләре дә, ерак Сахалиннан килүчеләр дә булган.

«Мондый чаралар безгә интернетта Татарстанның гастрономик мәдәнияте турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Алар игътибарны җәлеп итә, һәм кешеләр республикабыздагы җылылык һәм кунакчыллык белән танышырга тели», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Рекорд рәсми рәвештә Россиянең гастрономик рекордлар китабына кертелде. Ә 300 килограммлы зур десертны беренчеләрдән булып балалар татып карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot