Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия – АСЕАН саммиты уңаеннан иминлек чаралары көчәйтеләчәк
Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны уздыру чорында Татарстан башкаласында оештыру-бүлү документлары расланган, көчләр һәм чаралар исәпләнгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Докладчы сүзләренчә, хәзерге тышкы сәяси чынбарлык һәм арта барган куркыныч шартларында хокук тәртибе органнары алдында җитди бурыч тора, ул да булса - чит ил делегацияләре һәм кунакларының иминлеген югары дәрәҗәдә тәэмин итү, шулай ук каршылык акцияләренә һәм җәмәгать тәртибен бозуга юл куймау.
Саммитның төп мәйданчыклары - Камал исемендәге театр һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге. Анда 17-18 июньдә эшлекле чаралар узачак. Өстәмә мәдәни һәм эшлекле программа Уникаль осталык үзәгендә һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үтәр дип көтелә.
Казанга барлыгы 14 делегация, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре һәм Беларусь Республикасы Президенты килә. Кунакларны халыкара аэропортта һәм тимер юл вокзалында каршы алачаклар. Алар өчен 30 кунакханә әзерләнгән, шуларның 10сы - рәсми делегацияләр һәм беренче затлар өчен.
Моннан тыш, 20 июньдә Казанда өч мәйданчыкта Сабан туе узачак.
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, авиарейслар һәм поездлар расписаниесе үзгәрми, әмма аэропортка кадәр аэроэкспресс рейслары саны арттырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз