Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары 14 гыйнварга кадәр өлешчә ябык булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстан башкаласының Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары 14 гыйнварга кадәр өлешчә ябык булачак. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе искәртә.
Парковка һәм машиналар хәрәкәте Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелү сәбәпле шәһәр башкарма комитетының 2025 елның 13 мартындагы 670нче карары нигезендә чикләнгән.
Сибгат Хәким урамы Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр ике юнәлештә дә ябылган.
Бондаренко урамы шулай ук ике юнәлештә дә – Сибгат Хәким урамындагы 3нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына тоташканга кадәр – ябык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз