news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бөкене каршы як полосадан әйләнеп узган машина йөртүчене җәзага тарттылар

Казанда бөкене каршы як полосадан әйләнеп узган машина йөртүчене җәзага тарттылар

Казанда бөкене каршы як полосадан урап узган «Лада Приора» йөртүчесен җәзага тарттылар. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы 8 август иртәсендә Минск урамындагы 18нче йорт янында теркәлгән. Әлеге мизгел видеога эләккән.

Машина йөртүчегә карата тиешле административ беркетмәләр төзелгән. Кагыйдә бозучының автомобилен штрафстоянкага озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot