news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мопед йөртүче өч үсмерне шәһәр үзәгендә кагыйдә бозган өчен җавапка тарттылар

Казанда мопед йөртүче өч үсмерне шәһәр үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җавапка тарттылар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, дәүләт номерлары булмаган өч мопед йөртүче, юл йөрү кагыйдәләрен күп тапкырлар бозып, Ершов, Карл Маркс һәм Подлужная урамнары буйлап хәрәкәт иткән. Бу видеокамераларга эләккән, соңыннан бу язманы ЮХИДИ хезмәткәрләре табып алган. Мопедлар белән әлеге төр транспорт белән идарә итү хокукы булмаган үсмерләр идарә иткәнлеге ачыкланган.

17 яшьлек ике егеткә беркетмәләр төзелгән. 14 яшьлек үсмер хакында мәгълүматлар балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләргә тапшырылган. Мопедларны штрафстоянкага урнаштырганнар.

Үсмерләрнең ата-аналарына да беркетмәләр төзелгән. Аларны балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot