news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл-транспорт һәлакәте булу сәбәпле 4нче маршрутта йөрүче трамвайлар туктаган

Казанда трамвай юлында булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 4нче маршрутта йөрүче трамвайлар туктаган.

«Метроэлектротранс»ның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Николай Ершов урамында берьюлы өч җиңел машина бәрелешкән. Трамвайлар хәрәкәте ике якка да вакытлыча туктатылган.

Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot