news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тантаналы рәвештә «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры ачылды

Казанда тантаналы рәвештә «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры ачылды
2025 елда «Көнчыгыш Кубогы» турниры ачылышы
Фото: www.rubin-kazan.ru

4-9 июльдә Казанның «Буревестник» стадионында «Көнчыгыш Кубогы» III Халыкара балалар-яшүсмерләр футбол турниры уза. Быел ярышлар географиясе җиде илгә кадәр киңәйгән: кырга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Беларусьтан килгән 10-11 яшьлек футболчылар чыгачак. Катнашучыларның гомуми саны 252 кешегә җитә.

Турнирда беренче тапкыр Төркия һәм Беларусь командалары да катнаша. Яңа катнашучылар арасында шулай ук Уфаның «Динамо-Мәскәү», Чаллының «КАМАЗ», Үзбәкстанның Ashurmatov Junior һәм Liberty медиакомандасы бар.

Ачылыш тантанасы командалар парады белән башланып китте. Катнашучыларны «Рубин» футбол клубы президенты Марат Сафиуллин сәламләде.

«Бу турнир үзеңнең иң сыйфатларыңны һәм көрәш рухын күрсәтү генә түгел, ә яңа танышлар һәм дуслар табу, башка ил мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге белән дә әһәмиятле», - дип искәртте ул.

Сафиуллин шулай ук узган ел ярышларның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узуын әйтте һәм Татарстан җитәкчелегенә проектка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Ачылыш тантанасында «Рубин» футбол клубы вәкилләре һәм чит илләрнең Казанда эшләүче генераль консуллыклары башлыклары да бар иде. Рәсми өлештән соң ук турнирның төркем этабы старт алды.

Татарстан Республикасы Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев төбәкнең спорт инфраструктурасына игътибар юнәлтте. «Футбол бүлеге булган 36 балалар спорт мәктәбендә ябык футбол манежлары эшли. Россиядә иң яхшы футбол инфраструктураларының берсе - Татарстанда. Әмма бу турнирда иң мөһиме – спорт нәтиҗәсе генә түгел, катнашучылар арасындагы дуслык та», - дип искәртте ул.

Ярышлар 7×7 форматында уза. Барлык матчларны да «Буревестник» стадионы кабул итә.

Төркем этабы һәм плей-офф матчлары 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Финал һәм бүләкләү тантанасы 9 июльдә уза. Турнирда приз фонды каралмаган. Балалар-яшүсмерләр футболын үстерүгә, спорт тәрбиясенә һәм катнашучылар арасында мәдәни алмашуга төп басым ясалган. Барлык командаларга да истәлекле сувенирлар тапшырылачак, ә иң яхшы уенчылар һәм коллективлар «Рубин» футбол клубының медальләре һәм махсус призлары белән бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot