Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе башлана
4 ноябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы башлана. Аның беренче катнашучысы Түбән Кама районы булачак. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Конкурс безнең көчебез бердәмлектә икәнлеген күрсәтә. Ул инде 2023 елдан бирле үткәрелә һәм шул исәптән якташлык җәмгыятьләрен берләштерү өчен зур этәргеч булды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да, шулай ук казанлылар республика районнары сәнгате, мәдәнияте, гастрономиясе белән танышу мөмкинлегенә ия булачак», – диде ул.
Әдһәмова сүзләренчә, конкурс киләсе елның 25 мартына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы – 2027» исеменә һәм 3 миллион сумлык сертификатка ия булачак. Конкурсның гомуми приз фонды 9,7 миллион сумнан артып китә, дип ачыклык кертте ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанның муниципаль берәмлекләре бәйгедә үз районнарының мәдәни программасын тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентациясе, халык сәнгать һөнәрләре һәм иҗат коллективларының концертлары аша тәкъдим итә. Җиңүче районга мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын үстерү өчен сертификат тапшырыла. Приз фонды халык санына карап зональ категорияләр буенча бүленә.
Үткән елгы конкурста Әтнә районы җиңү яулады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз