news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «РОСТКИ» форумы кысаларында «Аждаһа» дип аталган көймәләрдә ярышлар башланды

Казанда «РОСТКИ» форумы кысаларында «Аждаһа» дип аталган көймәләрдә ярышлар башланды
2025 елда Казанда узган ярышлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның Түбән Кабан күлендә, Камал театрының яңа бинасы янында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Аждаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә ярышлар башланды. Ярышларда 18 команда катнаша.

ТР Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, чара «РОСТКИ» форумы кысаларында үткәрелә, ә Россия белән Кытайны элек-электән дуслык һәм икътисади мөнәсәбәтләр бәйли.

«Бүген биредә сәнәгать предприятиеләре, министрлыклар, банклар, сәүдә оешмалары вәкилләреннән торган унсигез команда җыелды. Бу әле башы гына. Командаларны күбрәк җыю кыен, әмма бүген традицион ярышта 200дән артык кеше катнаша. Кытай - бик борынгы ил, аның мәдәнияте дә бик бай. Әлеге ярыш, кечкенә генә Кытай Сабан туе борынгы илнең мәдәниятен күрү, аның хакында тагын да күбрәк белү, аңа якынаю максатыннан оештырылган», - дип белдерде Коробченко.

Ул катнашучыларга уңышлар теләде, суда иминлек чаралары турында искәртте.

Кытайның Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Цао Лунцюань ярышта катнашучыларны сәламләде һәм «Аждаһа» дип аталган көймәләрдә узышуның Кытайда ике мең елдан артык тарихы барлыгын, аның бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү рухын символлаштыруын билгеләп үтте.

«Олег Владимирович, кадерле дуслар, барыннан да элек, миңа Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы исеменнән котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез», – диде Цао Лунцюань.

Ул командаларга дуслык, спорт стиле һәм югары нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләде.

Искәртеп үтәбез, кунакларны яр буенда аждаһалар биюе, цигун һәм тайцзицюань буенча мастер-класслар, Кытай каллиграфиясе һәм җилпәзәләргә рәсем ясау, балалар өчен иҗади дәресләр, кытай теле экспресс-дәресе, музыка һәм биюләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot