news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Ел табибы» бәйгесендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды

Казанда «Ел табибы» бәйгесендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2026» республика конкурсында «Яшь гвардия» номинациясендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике көнлек программа яшь табибларның идарә итү күнекмәләрен һәм лидерлык сыйфатларын үстерүгә, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау системасының кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Сменаның беренче көнендә республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашында тимбилдинг-җилкәнле регата һәм «Татарстанның сәламәтлек саклау киләчәге» сессиясе узды.

Катнашучылар тармакның үсеш перспективалары, кадрлар сәясәте һәм яшь белгечләрнең һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашу кысаларында табиблар үз проектларын тәкъдим итте, идеяләре белән уртаклашты һәм бергәләп актуаль бурычларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләде.

«Яшь гвардия» проекты безнең һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Киләчәктә без катнашучылар өчен югары технологияле медицина ярдәменең төп үзәкләренә, район хастаханәләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына баруны оештырырга, булган мөмкинлекләр белән танышырга, төрле белгечлек вәкилләренең фикерләрен ишетергә ниятлибез. Без бергәләп Татарстан медицинасының җәлеп итүчәнлеген арттырырбыз һәм яңа перспективалы белгечләрне җәлеп итә алырбыз дип ышанам», – диде Альмир Абашев.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Белем бирү сменасы программасында шулай ук юрист, коммуникацияләр, психология белгечләренең чыгышлары һәм мастер-класслары планлаштырылган.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесенең «Яшь гвардия» номинациясе югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлек күрсәтүче, медицина, фармацевтика яки белем бирү практикасында заманча алымнарны үстерүче һәм медицина җәмәгатьчелеге тормышында катнашучы белгечләр өчен билгеләнгән.

Анда Татарстанның сәламәтлек саклау системасында биш елдан сигез елга кадәр эш стажы булган табиблар катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot