news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы башланды

Казанда XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы башланды
Фото: «Татмедиа» республика агентлыгы матбугат хезмәте

Татарстан башкаласында XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы ачылды. Вакыйгада катнашучылар өчен шәһәр буенча экскурсия оештырдылар. Кунаклар ТР башкаласының тарихи үзәгендә, шул исәптән Казан Кремлендә булды, төбәкнең төп истәлекле урыннары һәм мәдәни мирасы белән таныштылар, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Форумның рәсми өлеше иртәгә, 11 ноябрьдә башлана. Чараны Казанның Уникаль осталык үзәге кабул итә. Оештыручысы сыйфатында «Татмедиа» агентлыгы чыгыш ясый. Вакыйга «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Фото: «Татмедиа» республика агентлыгы матбугат хезмәте

Күркәм гадәткә кергәнчә, форум федераль хакимият органнары вәкилләрен, төбәк, өлкә, район һәм милли басмалар, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләрен берләштерә. Бу юлы анда Россиянең 32 төбәгеннән 300гә якын медиа вәкиле, шулай ук Абхазиядән делегатлар катнаша.

Форумда катнашучылар цифрлы трансформация дәверендә милли һәм төбәк медиаларының перспективалары; Россиянең мәгълүмати суверенитеты – төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының роле, медиада РФ халыклары телләрен яклау һәм үстерү кебек темалар хакында фикер алышачак.

Эшлекле программа дискуссия мәйданчыкларын, цифрлы журналистика, визуаль контент, репортажлар әзерләү һәм милли медиада ясалма фәһемне куллану буенча мастер-класс һәм семинарларны үз эченә алыр дип көтелә. «Россиянең милли гаммәви мәгълүмат чаралары: күптөрлелектә бердәмлек» пленар утырышы төп вакыйга булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot