Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Казан – Ислам дөньясының музыка башкаласы» фестивале башланды
Композитор Роза Мөхетдинова Җәүдәт Сөләйман шигырьләренә иҗат иткән «Тамырлар» кантатасы «Казан – Ислам дөньясының музыка башкаласы» халыкара фестиваленең беренче концертында яңгырады. Ачылыш Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында узды.
Кантатаны оркестр өчен фестивальнең сәнгать җитәкчесе, музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры Рөстәм Абязов эшкәрткән. Әсәр татар халкы тарихына багышланган. Аны башкаруда 80нән артык артист катнашты. Сәхнәгә La Primavera камера оркестры музыкантлары, Казан консерваториясе опера студиясе солистлары, Казан музыка көллияте студентлары хоры, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле, шулай ук Железнов капелласы катнашучылары чыкты.
Фото: Казан Кремле матбугат хезмәте
Көчле яңгырга карамастан, Казан Кремле ишегалдындагы концертка 200дән артык тамашачы җыелды. Концерт көчле алкышлар белән тәмамланды.
Фестиваль 2 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында дәвам итәчәк. Программа Бөек Ефәк юлы буйлап музыкаль сәяхәт рәвешендә төзелгән. Анда Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Башкортстан һәм Татарстан композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, алдан теркәлү буенча бирелгән бушлай билетлар инде таралып беткән.
Фото: Казан Кремле матбугат хезмәте
Фестивальнең өченче концерты «Тамырларга кайту» дип атала. Анда курай, думбра, кылкубыз һәм варган кебек халык уен коралларында башкаручылар, шулай ук этник вокал осталары катнашачак. Сопрано Айгөл Хәйри Казанның La Primavera камера оркестры белән чыгыш ясаячак. Дирижёр пультында – фестивальнең идея авторы һәм музыкаль җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Концерт кысаларында Татарстандагы балалар музыка уку йортларына халык уен кораллары тапшырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз