news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коткаручылар ун яшьлек малайга түбәдән төшәргә ярдәм иткән

Казанда коткаручылар балага түбәдән исән-имин төшәргә булышкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 10 яшьлек малай Парк урамындагы трансформатор будкасы түбәсенә менгән һәм аннан үзе төшә алмаган.

Ашыгыч хезмәтләргә шалтыратканнан соң, 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре балага ярдәм итәргә ашыккан. Алар авария-коткару автомобилендә бина янына килеп туктаган һәм малайга түбәдән төшәргә булышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot