news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коткаручылар велосипедтан егылып зыян күргән кызны табибларга тапшырган

Казанда коткаручылар велосипедтан егылып зыян күргән кызга хастаханәгә барып җитәргә ярдәм иткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 21 яшьлек кыз Имәнлек уранында урман массивында велосипедта барганда егылган. Нәтиҗәдә, кулын сындырган һәм умрау сөягенә зыян кигән. Хастаханәгә мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмаганга күрә, кыз 112 номерына шалтыраткан.

2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урынга килгән һәм, зыян күрүчене урманнан алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot