Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстанның нәни гүзәле-2026» бәйгесенең йомгаклау сайлап алу туры узачак
Татарстанда балалар арасында матурлык һәм талант конкурслары дөньясында зур вакыйга – «Татарстанның нәни гүзәле -2026» XXV республика бәйгесе уза. Проект зур сәхнәдә иҗади сәләтләрен күрсәтергә хыялланган иң талантлы кызларны берләштерә, дип хәбәр итте конкурсны оештыручылар.
Бәйгенең йомгаклау сайлап алу туры 2026 елның 19 апрелендә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә узачак. 11:00 сәгатьтән конкурсантларны теркәү башлана, ә 12:00 сәгатьтә компетентлы жюри чыгышларны бәяләүгә керешәчәк.
Һәр катнашучы теләсә кайсы жанрда иҗади номер һәм костюм әзерләргә тиеш. Конкурста 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге, төрле иҗади жанрларда үз сәләтләрен күрсәтергә әзер кызлар катнаша ала.
Ел дәвамында республика шәһәрләре буйлап сайлап алу кастинглары һәм зона бәйгеләре узды, анда яшь катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте һәм төп ярышның финалистлары булды.
Конкурсның финалы 29 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк. Бәйгене «Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз