news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәнәгый җитештерү күләме кимегән

Казанда сәнәгый җитештерү күләме кимегән
Казан предприятиеләренең берсе
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2026 елның беренче тугыз ае йомгаклары буенча Татарстан башкаласында сәнәгый җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 процентка кимегән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Шәһәр икътисады структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны элеккечә үк сәнәгать алып тора. Тугыз ай эчендә сәнәгый җитештерү индексы 99 процент тәшкил итте. Бүгенге көндә моның гомумроссия тенденциясен чагылдыруын билгеләп үтәргә кирәк: Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар – сентябрь айларында тулаем ил буенча сәнәгый җитештерү түбән динамика күрсәтте», – дип билгеләп үтте Шакиров.

Шул ук вакытта, позицияләрне югалту турында сүз бармый, ди докладчы: үзебездә җитештерелгән сәнәгать товарларын төяп җибәрү күләме 647 миллиард сум тәшкил иткән һәм узган ел дәрәҗәсеннән 1,2 процентка арткан.

Эшкәртү производстволары үсеш драйверы булып кала. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм экспортка юнәлдерелгән предприятиеләрдә тотрыклылык саклана. Машина һәм җиһазлар, металл булмаган минераль продукция, электр җиһазлары, химик матдәләр һәм әзер металл эшләнмәләр җитештерүчеләр сизелерлек үсеш күрсәтте, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot