news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәп укучылары Россия Геройлары һәм очучы-сынаучылар белән очраша

Авиация көнендә, 23 августта, Казанда «Күк Геройлары: язмыш һәм вазифа» дип аталган мәдәни-агарту һәм һөнәри ориентация чарасы узачак. Чара Татарстанда беренче тапкыр шундый дәрәҗәдә уздырыла һәм республика авиаторларына багышланган чаралар циклын ачып җибәрә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Программа КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей фасадында очучы-сынаучы Георгий Мосоловка куелган Мемориаль такта янында чәчәкләр салу һәм митинг белән башланып китә. Аннары ТР Милли музеенда мәктәп укучыларының Россия Геройлары, очучы-сынаучылар һәм авиаторлар белән ачык әңгәмәсе, шулай ук авиация, космонавтика һәм пилотсыз технологияләр буенча интерактив һөнәри ориентация зонасы узачак.

Чараның инициаторы - Авиация-космик сәнәгать белгечләренә ярдәм күрсәтү фонды. Чара искә алу, агарту һәм һөнәри ориентация өлешләрен берләштерә.

Мемориаль такта янындагы тантанада Россия Геройлары, очучы-сынаучылар, Татарстан авиаторлары, Мәскәү кунаклары, авиация җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Казан мәктәпләрендә укучылар катнаша. Аннары Милли музейда ачык диалог узачак, анда укучылар тармак профессионаллары белән аралаша ала.

Чакырылган кунаклар арасында танылган авиатор, «Казан» халыкара аэропорты җитәкчесе һәм «Тулпар» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Азат Хәким, Россия Герое, Ка-50, Ка-226, «АНСАТ» һәм башка машиналарны сынауда катнашкан атказанган очучы-сынаучы Венер Мөхәммәтгәрәев бар. Очрашуны Россия Герое, атказанган очучы-сынаучы, Авиация-космик сәнәгать белгечләренә ярдәм күрсәтү фонды директоры Марат Алыков алып барачак.

Чараның икенче өлеше - макетлар, тренажерлар, стендлар һәм дроннарның күрсәтмә очышларны үз эченә алган «Крылья в руках» интерактив һөнәри ориентация зонасы.

Чара 14-18 яшьлек үсмерләргә, Казан мәктәпләрендә укучыларга, авиация җәмәгатьчелегенә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм чакырылган кунакларга исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot