Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда көчле җил «Родина» торак комплексы янындагы йорт түбәсенең бер өлешен алып аткан
Казанда көчле җил йорт түбәсенең бер өлешен алып аткан, дип хәбәр итә шаһитлар социаль челтәрләрдә. Йорт Идел буе районында, «Родина» торак комплексы территориясе янында урнашкан.
Түбә ватыклары бина янындагы машина өстенә төшкән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда давылның аяныч нәтиҗәләре турында хәбәр иткән иде. Көчле җил 10 бинаның түбәсен алып аткан, Чаллыда 3 күп фатирлы йортның дивары зыян күргән, 42 агач ауган һәм 18 автомобильгә зыян килгән. Менделеевскида 28 яшьлек кызның башы җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз