news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кыш башыннан ишегалларын кардан чистартуга бәйле 100дән артык шикаять килгән

31 декабрьдән 5 февральгә кадәр Казанда күп фатирлы йортларның ишегалларын һәм түбәләрне кардан чистартуга бәйле 107 шикаять теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу рәсми мәгълүматлар гына. Әлеге статистикага социаль челтәрләр һәм мессенджерлардагы хәбәрләр керми», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Шул ук вакытта, торак инспекциясендә фатир хуҗаларыннан ишегалдын кардан чистарткан һәм кар чыгарган өчен законсыз акча түләтү турында мөрәҗәгатьләр килмәвен билгеләп үттеләр. «Күп фатирлы йорт ишегалдын кардан чистарткан өчен түләү, гадәттә, коммуналь хезмәтләр өчен гомуми квитанциягә кертелә», – дип аңлатты белгечләр.

Матбугат хезмәтендә шулай ук нормативларны искә төшерделәр. Төп тротуарларда эшләр буран беткәннән соң - 6 сәгатьтән, ә бүтән территорияләрдә 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Эшләр кар катламы 2 сантиметрдан артып киткәннән соң башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot