Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 10 марттан счетчик күрсәткечләрен автомат тавыш ярдәмчесе кабул итәчәк
10 марттан Татарстан башкаласында яшәүчеләр «Ачык Казан» системасындагы колл-үзәк операторлары аша исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыра алмаячак. Шалтыраткан вакытта мәгълүматларны автомат тавыш ярдәмчесе кабул итәчәк, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».
Күрсәткечләрне башка ысуллар белән дә тапшырырга мөмкин: «Ачык Казан» системасы сайтында шәхси кабинет аша, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Торак-коммуналь хезмәтләр» бүлегендә, «Татэнергосбыт» АҖ сайтындагы шәхси кабинетта яисә «Татэнергосбыт» мобиль кушымтасында.
Коммуналь хезмәтләр өчен банкларның мобиль кушымталары аша, шулай ук банк һәм почта бүлекчәләрендә түләү терминалларыннан файдаланып түләргә рөхсәт ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз