Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия ЗАГС ограннары җитәкчеләре эштә ясалма фәһемне куллану хакында сөйләште
Татарстан башкаласында РФ субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе барышында, ясалма фәһем алымнарын кулланып, хезмәтнең эчке нәтиҗәлелеге һәм тышкы партнерлык балансына багышланган стратегик сессия узды. Чарада илнең барлык төбәкләреннән ЗАГС территориаль органнарының йөздән артык җитәкчесе һәм урынбасарлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствоның Юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу департаменты директоры Роман Рябый Россия Юстиция министрлыгының практик тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, министрлыкта гражданнарның мөрәҗәгатьләрен бүлү һәм норматив хокукый актларны теркәү өчен ясалма фәһем кулланыла инде.
«Юстиция министрлыгына килгән барлык мөрәҗәгатьләр нейрочелтәр ярдәмендә бүлекчәләр буенча таратыла. Ул төп сүзләр һәм эчтәлекле контекстлы гыйбарәләр буенча укый һәм тиешле бүлекчәгә җибәрә», – дип искәртте спикер.
ASTON компаниясенең ясалма фәһем һәм сервис проектлары директоры Яков Кротов ЗАГС өлкәсендә нейрочелтәрләрне куллану перспективаларын югары бәяләде, гражданнарның персональ мәгълүматлары турындагы закон сакланганда, теләсә нинди мөрәҗәгатьнең ясалма фәһем тарафыннан эшкәртелергә мөмкин икәнен билгеләп үтте.
Стратегик сессия катнашучылар өчен чын мәгънәсендә остаханәгә әверелде. Ясалма фәһем һәм төркем белән эшләү ярдәмендә командалар ике төп юнәлеш буенча инициативалар әзерләде. Тәкъдимнәрнең бер өлеше эчке оптимизациягә – документлар әйләнешенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм кадрлар белән эшләүгә кагылды. Икенчесе –тышкы үсеш: ЗАГСның социаль миссиясен ныгыту, дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыруга бәйле иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз