Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда авария хәлендәге сигез йортта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерәчәкләр
Татарстан башкаласында авария хәлендәге сигез күп фатирлы йортта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерергә ниятлиләр. Мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе башлыгы Василий Лысачкин шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, 181 фатирдагы 422 кешегә яңа яшәү шартлары тәэмин ителәчәк. Авария хәлендәге торак фондының гомуми мәйданы - 4,6 мең гектар квадрат метрдан, ә финанслау күләме 1,1 миллиард сумнан артып китә.
«Кешеләр яхшы якка үзгәрешләр көтә. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә бу проблеманы хәл итәчәкбез», – дип аңлатты вазгыятьне Казан мэры Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз