news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инде бишенче тәүлек 20 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда волонтерлар 20 яшьлек Әминә Харитонованы эзли. Кыз 24 гыйнварда эзсез югалган. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.

Кызның буе - 165 сантиметр. Нормаль гәүдәле, чәчләре - кара, күзләре кара-коңгырт төстә.

Югалган көнне кыз көрән куртка, капюшонлы яшел костюм һәм кара сапоги кигән, кара төстәге рюкзак алган.

Әгәр кызны эзләүдә ярдәм итә алырлык белешмәләрегез булса, 8 (800) 700-54-52 кайнар элемтә телефонына шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).

Фото: «ЛизаАлерт»

news_right_1
news_right_2
news_bot