news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда озын нард буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» турниры уза

Бу көннәрдә ТР башкаласы махсус хәрби операция ветераннары арасында озын нард буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» төбәкара турнирын кабул итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Екатерина Маркс яза.

Интеллектуаль турнир илебезнең 15 төбәгеннән 64 катнашучыны - Идел буе һәм Урал федераль округларыннан махсус хәрби операция ветераннарын берләштерә.

ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, турнирның әһәмиятен искәртте.

«ТР Спорт министрлыгы исеменнән Россия Нард федерациясенә хәзерге вакытта Казанда уза торган озын нард буенча Россия чемпионаты кысаларында әлеге турнирны кабул итү идеясе өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бу - бик мөһим юнәлеш. Без «Ватанны саклаучылар фонды»ның республика филиалы белән махсус хәрби операциядән кайтучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча зур эш алып барабыз.

Катнашучыларның үзләренә мөрәҗәгать итеп шуны билгеләп үтәсем килә, сезнең өчен мондый турнирлар – паралимпия хәрәкәтендә үсү мөмкинлеге. Нард - иң гади спорт төрләренең берсе, шуның ярдәмендә сез үзегезнең сугышчан иптәшләрегез белән очраша аласыз.

Безнең республикада спортны үстерү өчен төрле шартлар тудырыла. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә атказанган спорт мастеры. Безнең башкала бик күп халыкара ярышларны кабул итте. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүгенге турнир - яңа юнәлеш, без аны актив рәвештә үстерәбез һәм ул зур популярлык казаныр дип өметләнәбез», – диде Садриев.

Татарстаннан турнирда Зәй, Алабуга, Теләче һәм Казаннан 8 кеше катнаша.

«Ватанны саклаучылар кубогы» 18-20 октябрьдә Казанның «Корстон» кунакханәсендәге «Достоевский», «Толстой» һәм «Пушкин» конференция залларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot