news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасының төбәк бүлеге җыелышы узды

Фото: Россия Сугыш сәнгатьләре берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы

Казанда, Татарстанның ДОСААФ оешмасы мәйданчыгында «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар оешмасының республика бүлеге җыелышы узды. Чара бүләкләр һәм әгъзалык билетлары тапшыруга багышлап үткәрелде.

Тантаналы чарада ТР «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар оешмасының республика бүлеге җитәкчесе, Йәмән һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, генерал-майор Иван Стогниев, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар оешмасының республика бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, «Илкүләм куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең Иҗтимагый һәм дәүләт иминлеге идарәсе башлыгының беренче урынбасары, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, генерал-майор Вениамин Чубаренко, ТР Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Россия Сугыш сәнгатьләре берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, шулай ук «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар оешмасының республика бүлеге әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм спорт ветераннары катнашты.

Фото: Россия Сугыш сәнгатьләре берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы

Чара кысаларында ведомство һәм иҗтимагый бүләкләр, шулай ук «Сугышчан туганлык» оешмасының әгъзалык билетлары тапшырылды. Оешмага яңа кушылучылар арасында төрле еллардагы сугышлар һәм җирле низаглар ветераннары, шул исәптән хәзерге вакытта махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot