news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ушуның традицион төрләре буенча «Көнчыгыш Барсы» турниры узды

Казанда җиденче «Көнчыгыш Барсы» турниры узды, анда республиканың барлык шәһәр-районнарыннан яшь көрәшчеләр җыелды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов турнирда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, министр Владимир Леонов һәм шәхсән үз исемемнән сезне бүгенге ярышларны ачу тантанасында сәламләвемә шатмын. Турнирда республиканың иң көчле спортчылары, шулай ук кунакларыбыз — Воронеж шәһәреннән килгән команда катнаша. Без күптән түгел Кытайда узган дөнья чемпионатында спортчыларыбызның алтын медальләр яулавы белән аеруча горурланабыз. Татарстан һәм Россия вәкилләренең дөнья мәйданында лаеклы чыгыш ясавын күрү - зур мәртәбә. Турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта баруы да куандыра. Бүген яшь буынның безнең осталарның зур тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге бар, бу - төбәктә ушуны үстерү өчен мөһим адым. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ушу федерациясенә, шулай ук тренерларга һәм судьяларга рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки ушу — ул спорт төре генә түгел, ул көч, рух һәм гармонияне берләштерә торган чын сәнгать тә. Барыгызга да турнирда катнашканыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм. Гадел көрәш, зур җиңүләр һәм күтәренке кәеф телим! Иң көчлеләр җиңсен! Бары тик алга!» - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов сәхнәдән.

Сәламләү сүзләреннән соң күптән түгел Россиянең башка төбәкләрендә узган ярышларда үзләрен яхшы яктан күрсәткән Татарстан спортчыларын бүләкләү тантанасы булды.

Турнир программасына ушуның традицион юнәлешләре – таолу һәм кунг-фу буенча ярышлар, шулай ук юнчуньцюань, тайцзитуйшоу, ушу-циньда һәм ушу-саньда буенча ярышлар кергән.

Тамашачыларга шулай ук алдынгы спортчылар әзерләгән күрсәтмә номерлар да тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot